Саба гимназиясе Сценарияне яздылар icon

Саба гимназиясе Сценарияне яздылар



НазваниеСаба гимназиясе Сценарияне яздылар
Дата конвертации06.04.2013
Размер97.8 Kb.
ТипДокументы
источник

Саба гимназиясе


Сценарияне яздылар: Нәҗипова Х.С.

Фаляхова Г.Р.

Режиссёр: Гиниятуллин Ю.Н.


Ретро-концерт.

Ачык булса тарих капкалары

Үткәннәргә кайтыр юллар бар.

Алгы пәрдә ачылганда сихри, борынгы көй яңгырый.

1.Алып баручы сәхнә артыннан сөйли:

Изге шәһри Болгарны

Астаналы Сиварны

Капкасы биек Казанны,

Чулмандагы Җүкә Тау,

Урмандагы Сабаны.

Аны әйтеп Идегәй

Сабакүлгә атлады.

Сабасы зипа Сабакүл –

Сабасын татып татмады.

^ 2 алып баручы.

И Идел-йорт, Идел-йорт,

Идел эче имин йорт-

Иелеп тәзем кылган йорт.

Анам килен булган йорт –

Иелеп сәлам әйткән йорт;

Кендегемне кискән йорт!

2. Җыр. Хәлилова М.С.Гөлҗамал”.

Арткы пәрдә ачыла. Утлар яна. Сәхнәдә җыелыш бара.

  1. нче театраль күренеш. (Районыбызның оешуы).

Секретарь Закир Юсупов: Иптәшләр. Тынлык. Сөйләшмик әле. Иптәшләр, чын күңелдән әйтәм. Безнең, болай җыелышып, күрешеп утырганыбыз юк иде әле. Мин үзем авыл хәбәрчесе буларак, хәзер инде район хәбәрчесе буларак ... Туктале иң беренче сүзне җитәкчебез, районыбыз хуҗасы иптәш Галимҗан Кәримовка бирик әле. (кул чабулар).

^ Галимҗан Кәримов: Иптәшләр! Әле күптән түгел генә тантаналы рәвештә районыбыз оешуы турында җыелышып собрание ясаган идегез. Искәртеп үтәм, иптәшләр, безнең белән моңарчы коммунист- юлбашчыбыз Бөек Ленин, Бөек Сталин йөзенә тап төшермичә эшләгән Гөмәр Шагов җитәкләгән иде. Менә күреп торасыз инде, 1930 елның 10 августында Саба районы оешты. 1930 елларда районыбызда 69 авыл советы, 118 торак пункты, 68066 кеше (59366 татар, 8700 рус милләте) яшәде. Сөйләп үткән примерлардан алар хәзер тагын да ишәйде. 1920 елга чаклы район территориясе Мамадыш һәм Лаеш өязләренә, 1920 елдан Мамадыш кантонына карый. Ә үзебезнең Байлар Сабасы авылы 1924 елдан 1930 елга чаклы волость үзәге булып барды. Иптәшләр, нинди авырлыклар булуга карамастан, үзебезнең Саба районы алга таба атлый. Иптәш Сталинга, Москвадагы товарищларга, ТАССРның Үзәк Башкарма комитетына рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Аларның тырышлыгы белән район юл төзелешенә 70000 мең сум акча бирелде, колхозчыларыбызга акчалата премияләр тапшырылды (кул чабулар).

Иптәшләр, район хэбэрчебез коммунист активист Закир Йосыповка зур рәхмәт әйтәсе килә. (кул чабулар).

^ Закир Йосыпов: Зур рәхмәт. Иптәшләр. Җыелыш тәмам. Үзебезгә йөкләнгән бурычларны үтик. Безнең киләчәгебез өчен, коммунизим өчен, иптәш Сталин өчен бөтен көчне куеп тырышыйк, иптәшләр. (кул чабулар). Ә хәзер кечкенә генә концерт.

Концерт номеры

1. Әлфия Халиловна һәм Рушания Яхиналар башкаруында җыр

^ 2. Шафигуллина Р.М. “Зөләйха”.


  1. нче театраль күренеш

Мәҗит: Ай-яй, мәктәбебез матурланган, ямьләнгән. Бүген соңгы звонок, чыгарылыш кичәсе, бүген сабантуй.

Нурулла: Әйе шул, мәктәп матурга матур. Йә, сөйләп җибәр инде брат, ничек ял итәсең быел?

Мәҗит: Әй. Нинди ял инде ул. Әти белән җәй буе кырда эшләячәкмен. Ат белән җир сөрәм. Күрше Хәернисә әбигә булышам. Тимурчылык эшендә актив катнашам. Ә син?

Нурулла: Теге елгы җәйдәге шикелле рәхәтләнеп ял итәчәкмен.

^ Мәҗит: Кайда? Ничек? Теге елны ничек ял иттен?

Нурулла: Бөкмеш авылында, эбидә булдым. Бәтәч, сөйләмәдеммени?

Мәҗит: Юк, сөйләмәдең шул. Бәтәч, әтәч, шундый авыл исеме буламыни? (көлә)

Нурулла: Нишләп булмасын. Авыл малайлары аны шулай атыйлар. Яңа исеме Кызыл-Мишә анын. Әй алайса сөйләмим. (үпкәли).

^ Мәҗит: Ну ярар инде үпкәләмә, шаярдым гына ич. Нурулла, әйдә инде сөйлә, әйдә, Хадиев.

Нурулла: Алайса берәр нәрсә бир.

Мәҗит: Мә инде мә. (ипи кисәге бирә).

Нурулла: Рәхмәт. Менә шул. Иртә белән торам, әбинең кәҗә сөтен эчеп куям да, әйдүк Мишәгә. Мишә елгасына төшеп җитәсең дә кармакка тирес суалчанын китертәсең дә саласың. Тирэ-якта шундый рәхәт, чут-чут кошлар сайрый, тыныч кына саба җиле исә, бакалар кычкыра.

^ Мәҗит: (бака булып кычкыра).

Нурулла: (хисләнеп). Тсс, балыкны куркытасың. Шуннан тәтәлкәне суырып алып кереп китә. Тартып чыгарасың менә шуның хәтле җәен..

^ Мәҗит: О, чынлапмы?

Нурулла: Эхе, тагын саласың менә шундый упты.

Галәвинә Гафия: Хей. Шуңа зур булып үскән инде син, упты, килешкән сиңа.

Нурулла: Ярар инде. Галәвинә көлмә миннән шул хәтле.

2 кыз: Ярар инде шаяртып кына бит име. Гафия шулай бит.

^ Гафия: Шулай инде. Үпкәләмә инде, Хадиев.

Мәҗит: Карале, Гыйльметдин күренми, авыртмыйдыр бит?

Гафия: Тагын ниндидер батырлык эшләмидер бит? (звонок шалтырый)

^ 2 кыз: Апа керә, утырыгыз.

Укытучы: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез, укытучы апа!

Укытучы: Балалар сезнең өчен бүген иң бәхетле көнегез дип әйтер идем. Кайчандыр сезнең иптәшләрегез 1933/34 уку елын башлаган иделәр, 1938/1939 елның чыгарылыш кичәләре үтте. Сезнең өчен чыгарылыш елы. Донбаста тырышып эшләүче Кадиевка шэһәре шахта идарәсенә рәхмәтебезне әйтәсе килә. Шулай ук районыбыз җитәкчеләре КПСС райкомы секретарьларына рәхмәтлебез. Аларның тырышлыгы белән мәктәбебез сафка басты. Сез шушы

бинада белем алдыгыз. Балалар, мәктәбебез урта белем бирү мәктәбе статусына ия булды. Нинди зур авырлыклар булуга карамастан, без җиңдек, сынатмадык, сез дә тырышып укыдыгыз. Молодцы. (балалар кул чаба). Моннан соң да сынатмассыз дип өметләнәм.

^ Сафин Юныс: Апа, без ант бирәбез. Иптәш Ленин, иптәш Сталин йөзенә тап төшермәбез, әти-әнигә булышчы булырбыз. Мин чын күңелдән ышанып әйтәм, мәктәбебез зур якты тарихлы мәктәп булачак. Шуның өчен мәктәбебез йөзенә тап төшерергә теләмәдек, төшермибез дә. Әгәр дошман безнең илгә әшәке кулы белән янаса, без аны шунда ук юк итәчәкбез. Шулай бит, иптәшләр!

Балалар: Шулай. Без ышандырып әйтәбез.

Гыйльметдин Гыйләҗиев керә.

Укытучы: Гыйльметдин Гыйләҗиев, нишләп соңга калдың? Дәрес бетә бит инде.

Гыйләҗев: Әй, апа, күрше Нуретдин бабай бакчасына Чулак Хәсби әбинең кәҗәсе кергән иде. Шуны куып чыгарыр өчен ник кергәнемә үкендем. Җитмәсә, кәҗәсе сөзә торган икән. Менә бу кырыемнан сөзеп, чалбарымны җыртты. Үзем чак чыгып котылдым. Едунственный чалбар иде. Сабантуйга ничек барырмын икән.

Укытучы: Карале, Гыйльметдин, беркөнне сине әтәч талаган иде, аннан соң сине үгез сөзде, бүген менә кәҗә хәтле кәҗәдән котылгансың. Чалбары аның пүчтәк.Чалбарын тегеп була. Башка җиреңә зыян килмәсен.

^ Гыйләҗев: (арткы ягын тотып) Ой!

Укытучы: Никрут буласың бар бит, содат, армиягә барасың бар.

Гыйләҗев: Анысы аның пүчтәк. Доң. Доң. (кулы белән аткан рәвеш ясый)

Укытучы: Ярар, әйдә. Маймылланма.

Звонок.

Укытучы: Ярый, балалар, сез нарасыйлар белән утырып, вакытыбыз үтеп барганын да сизми калганбыз. Ә хәзер балалар тынычланыгыз. Тантаналы линейканы башлыйбыз.

^ 1 бала. Аркадий Гайдар исемендәге отряд (балалар тезеләләр). Смирно, равнение на середину.

Марат Анасович һәм ике кеше керә. (байраклар, барабаннар керә).

^ Балаларның берсе тезләнеп байракны үбә.

Балалар: Без ант бирәбез. Районыбыз, мәктәбебез йөзенә тап төшермәбез. (ут сүнә)

1а.б.75 ең тулды инде,

Минем газиз мәктәбем.

Яңарышка куансыннар

Мөгаллим-шәкертләрең.

2а.б.Ел саен төзекләнәсең

Матурланасың һаман.

Заман белән бергә атлый

Белем алган һәр балаң.

1а.б.Тарихларда исемең калсын,

Эшләрең гел гөрләп барсын!

Җырларда җырлыйк мактап.

Юбилеең котлы булсын

И гүзәл, газиз мәктәп!

^ Гимназиям” җыры.

Хатын-кызлар ансамбле (яшьләр) чыгышы. “Гимназия” гимны.

Дамира Кашапова сүзләре, Фәрит Аубакиров көе.

3 нче театраль күренеш.

Сабантуй күренеше, сугыш башлану.

Жэйге матур көн. Кошлар сайрый. Вальс биеп сэхнэгэ Егет белэн Кыз керэ. 1-2 әйләнгәч, сөйләшәләр.

^ Егет. Нинди матур көн!

Кыз. Нинди гузэллек!

Егет. Вэгъдэлэшкэн бу конебезне мин мэнге онытмам.

Кыз. 22 июнь безнен очен истэлекле кон булыр.

Егет. 1941 ел хэтеребездэн мэнге жуелмас.

Кыз. Күр эле, салават купере сузылды

Ямь булып авылым уренэ.

^ Егет Бер ягы - тугайлы инештэ,
Бер ягы - карурман кулендэ.

Кыз Мэхэббэт купере сузылган

Безнен дэ кунелдэн-кунелгэ.

Егет Бер башы -аерылу төнендэ,

Бер башы - кавышу көнендэ.

Беләсеңме, иркәм. Без бер вакытта да аерылышмыйк, гел бергә булыйк. Син ризамы шуңа?

Кыз: Риза, риза, риза

Егет: Тик минем армиягә барып кайтасым бар. Син мине көтәрсеңме?

^ Кыз: Көтәм, тик мин нигәдер куркам. Бүген бик начар, хәвевле төш күрдем.

Егет: Төш? (көлә) Әйдә сөйлә, иркәм.

Кыз: Юк, юк. Мин аны беркемгә дә сөйләмим.

Егет: Курыкма, иркәм. Менә монысы миннән бүләк. (чәчәк бирә) Мин кайтканчы сакла. Алар озын гомерле түгел, ләкин шулай да сакла. Ул бу була калса...

^ Кыз: Нәрсә була калса? Бу сүзләрне авызыңнан җилләр алсын.

Егет: Юк болай гына... Әй, нәрсәгә моңаябыз соң әле. Бүген бит бәйрәм көн, Сабантуй.

Кыз: Ә менә монысы миннән бүләк (кулъяулык бирә) Кадерләп сакла.

Егет: Рәхмәт (кулыннан төшеп китә). Кадерләп саклармын.

Егет: Әйдә, бәйрәмгә ашыгыйк.

Кыз: Әйдә (китәләр)

Хор: Сабантуй җыры

Хор барышында сабантуй бәйрәменә баручы халык тамашачылар залыннан үтеп сәхнәгә күтәрелә.

Ир кеше: Әйдәгез әле егетләр, кызлар, бәйрәмнең кызган чагы. Капчык ярышына рәхим итегез. (ике кеше чыга, уйныйлар)

Ир кеше: Ә хәзер сабантуйның иң күркәм бәйгесе. (ике ир- ат көрәшә, җиңүчегә бүләк бирелә)

Ир кеше: Их, җегетләр, кызлар, бер биеп тә алыйк әле.

Татарча бию: Наилә Наилевна төркеме: (кычкырулар, шатлану, сызгыру авазлары.) Бию тәмамланганда малай керә:

Малай (Өлфәт): Туктагыз, тукта, туктагыз дим. Сугыш башланган. Гитлер безгә каршы сугыш башлаган.

^ Кинэт кошлар тавышы тына. Музыка туктый. Сэхнэ карангылана. Фонограммада сугыш башлануын хэбэр итуче Левитан тавышы яңгырый.

Хор. "Священная война» "жыры янгырый. (А.Александров муз., В.Лебедев-Кумач суз.).

^ Прожекторлар яктысында Егет белэн Кыз пэйдэ була.

Егет солдат киемендэ.

Егет

Сонгы тапкыр кичэ колде донья,
Сонгы тапкыр кояш балкыды.
Тан атмады буген, тан атмады,-
Алды жирне сугыш ялкыны.

^ Ир-егетләр (сугышчы киеменнән) ансамбле “Герман көе” җырын (халык җыры) җырлыйлар.

Кыз.

Ирлэр китте, кызлар елап калды
Шаулап калды иген олгереп:

Басу капкасына чаклы озата барды
Яше-карты - барысы озелеп.

^ Фонограммада сугыш тавышлары ишетелә.


Алып баручылар сэхнэгә чыгып сөйли.

1а.б. Менэ шулай башланып китте тарихта тиңе булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таны иде. 1418 конгэ сузылачак дэhшэтле сугышнын никадэр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан эйлэнеп кайтмаячагын да эле беркем дэ белми иде.

2а.б.Саба район Хәрби комиссариаты барысы 12 меңнэн артык кешене сугышка озата. Шуларның 5970е кире кайтмады.

Сугышка Байлар Сабасыннан 462 кеше китә.254 кеше хәбәрсез югала, үлеп кала.

1а.б Районыбызнын горурлыгы булган, яу кырларында дошманга каршы батырларча сугышкан якташларыбыз – Г.Закировка, В.Хэжиевка, И.Башкировка, З.Хэбибуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Җырлый Искәндәр Каримов “Яшьлегемә кайтып барам”

2а.б. Әйе, аларның батырлыкларын оныту мөмкин түгел. Халык хэтере улмэде.

БЕРГЭ. Халык хэтере – мәңгелек!

1 а.б.Кунеллэрдэ яз аенын,
Бар шатлыгы, бар яме.
Кук йозендэ - кугэрченнэр,
Илдэ - Жиңү бэйрэме.

Бию: Катюша


(Сэхнэ артыннан) Халима Сах.

Минем жырым – минем йорэгемдэ,

Кунелемнен чынлый турендэ.

Минем жырым – Сагыш, Мон хэм Сою,

Минем жырым – Яшэу турында!

Хәлилова М.С. башкаруында җыр. “Җир йөзендә әкият бар”.


1а.б Уйнагыз гармуннар,

Иртән дә, кичен дә.

Уйнагыз сагыштан

Көйгәннәр өчен дә,

Бәхеттән куанып

Көлгәннәр өчен дә,

Ил өчен яуларда

Үлгәннәр өчен дә.

Ветеран укытучыбыз Солтан Гыйльман улы үзенең гармуннарында халык көйләрен башкара.


Алып баручылар сәхнәгә чыгып сөйли

2а.б.

Иркен булса иде күгебез

Татлы булса иде телебез.

Мин ялварам сездән, мин үтенәм

Аналарның кадерен белегез.

1а.б. (музыка астында сөйләнә) Дөньяның рәхәтен тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче Ана! Сырхаулап тилмереп ятканда, күкрәгенә кысып, җан-җимешен, балам диеп, йокламыйча, көннәрне төннәргә, төннәрне көннәргә ялгаучы Ана! Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек, яшәвеңнең тәме дә, яме дә булмас иде. Аллаһның мең рәхмәте яусын безгә яшәү нуры биргән өчен.

^ Сара Садыйкова көе, Р.Миңнуллин шигыре.

Әнкәй ”.Җырлый Илсөяр Набиуллина.

Алып баручылар сәхнә артыннан сөйли

2а.б.Горурланам Сабам синен белән

Син бит минем туган төбәгем .

Ямьлэнэсен еллар үткән саен

Үсәсен син, чэчэк атасың.

1а.б. Чишмәләрен ага челтер-челтер

Саф һэм изге анын сулары.

Жаннарыңа сихәт һәм коч бирә,

Эчеп куйсан анын суларын.

^ Концерт номеры. Кызлар ансамбле (өлкәннәр).

Әй Сабам, гүзәл Сабам” җыры.

Алып баручылар сәхнәгә чыга

1а.б.Бездэ тургайлар яз коннэрендэ ак болытларга басып сайрыйлар, жэй коннэрендэ рэшэле басу остендэ туй ясыйлар, башак эчлэренэ кереп бала чыгаралар. Шуна курэ бигрэклэр дэ газиздер бу туган жирем.
^

2а.б. Жилфер-жилфер чэчлэренне


Тарый Саба жиллэре.

Танда кояш кебек балкый

Алсу чэчкэ йөзлэре.

1а.б. Күккә ашкан наратларын тарта,

Шаулап үскән каен,чыршыларың.

Куакларда озелеп кошлар сайрый,

Эйтерсен лэ монлы жырчылар.

Финал: Шамсутдинова Л.И. белән Валиев И.З.лар җырлый.

Бәхетле булыгыз” җыры

Бәхетле булыгыз” җыры дәвам итә. Концертта катнашкан бар кеше җырның икенче куплетыннан соң чыга башлыйлар һәм бергә җырга кушылалар.


3 куплет һәм кушымтасын җырлаганнан соң сөйләнә

1а.б. Дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын . Менә шундый теләкләр юллап, без сезнең белән саубуллашабыз.

2а.б. Ләкин моңсуланмыйк. Алда безне олуг бәйрәмнәр, зур шатлыклар көтә. Тиздән Бөек Җиңүнең 65 еллыгы, районыбызның 80 еллыгын бәйрәм итәрбез. Бәйрәм белән, дуслар!

Бәхетле булыгыз” җырының кушымтасы җырлана. җырлана.




Похожие:

Саба гимназиясе Сценарияне яздылар iconТатарстан Республикасы Саба муниципаль районы Саба гимназиясе
«Татар теле» («Мәгариф» нәшрияты,2002) дәреслегендәге «Иярченле кушма җөмләләр» темасына кулланма)
Саба гимназиясе Сценарияне яздылар iconТатарстан Республикасы Саба районы Байлар Сабасы гимназиясе Проектның актуальлеге
Сабаның күренекле шәхесләре, тарихи вакыйгалары белән бәйле истәлекле урыннарны барлау, алар турында мәгълүмәт туплау, аны билгеле...
Саба гимназиясе Сценарияне яздылар iconТатарстан Республикасы Саба муниципаль районы Байлар Сабасы гимназиясе
Бүген шулай ук мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Тирән белемле, югары әхлаклы...
Саба гимназиясе Сценарияне яздылар iconСаба муниципаль районының шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе Дөрес, йөгерек укырга өйрәтү өчен электрон дәреслек
Шулай ук, укучыларның сөйләм телен үстерүгә, сүзлек запасларын баетуга, хәтерен, игътибарын ныгытырга материал бирелде. Халык авыз...
Саба гимназиясе Сценарияне яздылар iconПрограмма для расчёта саба (софт), примитивные навыки столяра (распилка дсп, умение работать с лобзиком и дрелью)
Усиленно ищем прогу по расчёту корпуса саба. Особой разнице в них нет: все примитивно одинаковы
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©ms.znate.ru 2000-2013
При копировании материала обязательно указание активной ссылки открытой для индексации.
обратиться к администрации
Документы